Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь , 10:03

Якты хыял ашты тормышка!

 “Өсән” индивидуаль  торак төзелеше микрорайонында балалар һәм өлкәннәрнең актив ялы өчен шул ук исемдәге парк төзү эше төгәлләнде. Спорт белән шөгыльләнү, хәвефсез уеннар уйнау өчен заманча җәмәгать урыны Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимияте һәм шәһәр кешеләренең “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” проектында катнашуы нәтиҗәсендә оештырылды.

Якты хыял ашты  тормышка!
Якты хыял ашты тормышка!

 “Әлеге проектны гамәлгә ашырганда мөһим бурычларның берсе –  гражданнарның яшәү сыйфатын яхшырту, балалар һәм үсмерләр өчен рекрацион зона оештыру. Территория төзелгән районны анализлаудан, шәһәрнең үзәк өлешеннән ераклыгын, таләп ителгәнлеген  исәпкә алып һәм яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып сайланды”, – дип аңлатма бирделәр Бәләбәй районы хакимиятенең архитектура бүлегендә.

Светлана Шириня материалы буенча

Елена Петрова фотосы.

Якты хыял ашты  тормышка!
Якты хыял ашты  тормышка!
Якты хыял ашты тормышка!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас в