Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь 2022, 10:42

2023 елда Аризона университетында татар теле укытылачак

Американың Аризона дәүләт университетының Критик телләр институты 2023 елның җәендә татар теле курсларын кабат оештырырга планлаштыра. Телне Аризонага килеп тә, онлайн уку мөмкинлеге дә булачак. Татар теле дәресләре 30 майдан 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге хәбәр итте.

2023 елда Аризона университетында татар теле укытылачак
2023 елда Аризона университетында татар теле укытылачак

 Билгеле булганча, Аризона университетының Критик телләр институты 1991 елдан Көнчыгыш Европа һәм Евразия телләреннән интенсив җәйге курсларны оештыра. Берничә еллык тәнәфестән соң, 2022 елда әлеге курслар яңадан торгызылды. 2023 елның җәендә татар теле курсларына язылу өчен 27 гыйнварга кадәр әлеге сылтама аша https://melikian.asu.edu/cli/tatar алдан теркәлү узарга кирәк

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: