Башкортстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бу вакытта яшь ылыслы агачларны рөхсәтсез әзерләү урыннарында тәүлек әйләнәсенә күзәтү оештырыла, шулай ук чыршылар сатылган урыннарда рейдлар уздырыла.
“Яңа ел чыршыларын законсыз кискән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Гражданнар өчен штраф күләме – 3-4 мең, вазифа биләүчеләргә – 20-40 мең, юридик шәхесләргә – 200-300 мең сум. Штрафтан тыш, закон бозучы урман фондына китерелгән зыянны капларга тиеш. Әгәр зыянның суммасы 5 мең сум һәм аннан күбрәк тәшкил итсә, закон бозучы җинаять җаваплылыгына тарттырыла. Шушы статья буенча иң күбендә алты елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный”, – диде Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Юнир Садыйков.
Ылыслы яшь агачларны законсыз әзерләү турында Урман хуҗалыгы министрлыгының Төбәк диспетчер хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин: 8(347) 248 -14.
Фото: Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы.