Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь , 10:44

Хөрмәтле укытучылар кунакта булды

Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар- киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!

Хөрмәтле укытучылар кунакта булды
Хөрмәтле укытучылар кунакта булды

Без, 8б сыйныф укучылары, туган телебез – татар теленә багышланган дәрескә озак еллар татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан хөрмәтле хезмәт ветераннары Ракыя Садри кызы Төхвәтшина белән  Гөлшат Кашфулла кызы Хөснетдинованы чакырдык. Башта укучылар татар теле турында шигырьләр укыдылар, укытучыбыз  Фәттахова Люзия Назир кызы укучыларның туган телне бик ихлас өйрәнүләре, төрле конкурс, конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашулары, иҗади эшләр башкарулары белән таныштырды. Укучыларның иҗади эшләре “Бәләбәй хәбәрләре” газетасында, “Тулпар” журналында бастырылып килә.

Ракия Садри кызы чыгышында татар телен өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады, укучыларның уңышлары белән танышып баруы, куануы, үзенең дә  бу юнәлештәге хезмәтләре  турында сөйләде. Ул 16 ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор вазыйфасын башкарган. Шул елларда  милли чаралар, татар халкының йолалары,  дини бәйрәмнәре, класстан тыш чаралар, класс сәгатьләре бары тик татар телендә генә үткәрелүе, бу эшләрнең системага кереп, матур бер традициягә әйләнүе турында сөйләде. “Безнең бурыч –  халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул,” –  дип йомгаклады сүзен Ракия Садри кызы.

Гөлшат Кашфулла кызы БДУ ның рус-татар  бүлеген тәмамлаган. Ул Әхәт Нигъмәтуллин, Суфиян Поварисов, Камил Дәүләтшин, Бинә Сәлимгәрәева  кебек күренекле галимнәрдән тирән белем алу бәхетенә ирешкән. Группадашлары арасында да күренекле язучылар, киң билгеле шәхесләр күп булуын сөйләде. Татар теле дәресләрендә булган төрле кызыклы вакыйгаларны сөйләп, безне көлдерде. Ул гимназия ачылган көннән үк монда эшли башлаган, абруе тиз күтәрелгән уку йортына тирә-як районнардан бик күпләр тәҗрибә уртаклашырга килгәннәр, ачык дәресләр үткәргәннәр. Күп еллар буе Гөлшат Кашфулла кызы Бәләбәй районы- шәһәре татар теле укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе булып торган.

Ветеран укытучыларның сөйләвен без бик игътибар белән тыңладык, үзебезне кызыксындырган сораулар бирдек. Дәрес ахырында  “Туган тел” җырын башкардык, бергәләп фотога төштек..

Аннары класс җитәкчебез Регина Әхлис кызы белән музейга юлландык. Анда Дилия Хәбибрахманова, Ирина Суфиянова, Юлия Ануфриева, Алсу Ногымановалар татар халкы тарихы, гореф-гадәтләре, көнкүреш әйберләре турында тәэсирле итеп сөйләделәр.

Очрашу бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды.Ветеран укытучыларыбызга бик зур рәхмәт әйтәбез, сезгә ныклы тазалык, тыныч тормыш телибез, киләсе очрашуларны да көтеп калабыз.

Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үткән. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калган. Ә милләтнең саклануы турыдан –туры телгә бәйле. Әйдәгез, дуслар, телебезне өйрәник, саклыйк, киләчәк буынга тапшырыйк.

Ирина  Суфиянова,

8б сыйныф укучысы.

Хөрмәтле укытучылар кунакта булды
Хөрмәтле укытучылар кунакта булды
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас в