Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь 2022, 10:20

Киңәшле эш таркалмас

Башкортстанда урындагы башлангычларга ярдәм программасы (ППМИ) старт алды. Исегезгә төшерәбез, аның нигезендә гражданнарны урында әһәмияткә ия мәсьәләләргә җәлеп итү, атап әйткәндә, проектны сайлау, өстәмә финанслау шартлары, шулай ук планлаштырылганны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту ята. Яшәүчеләр, урам комитетлары, күпфатирлы йортлар советлары идеяләр белән чыга ала.

Киңәшле эш таркалмас
Киңәшле эш таркалмас

Әле урыннарда 2023 елда әлеге мөһим программада катнашу мәсьәләсе буенча җыелышлар бара. Киңәшләшеп башлаган эшнең нәтиҗәле булачагын яхшы беләләр  җыеннарда катнашучылар. Әйтик, приютлылар программада 2023 елда “Малоприютовское” зиратын коймалап алу” проекты белән катнашмакчы булганнар.

Шаровка авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр “Шаровка авылында балаларга уен мәйданчыгы” проекты өчен тавыш биргәннәр.

Баженово авылында  яшәүчеләр дә җыелышта ППМИ-2023 тә катнашырга теләк белдергәннәр. Әлегә нинди проект белән катнашачаклары турында фикер алышалар.

Надеждино авылында яшәүчеләр исә  балалар бакчасының тәрәзәләрен алыштыру турында уйлый. Ата-аналарның, балалар бакчасы коллективының башлангычын Аксаков авыл советы да хуплаган.

 

Киңәшле эш таркалмас
Киңәшле эш таркалмас
Киңәшле эш таркалмас
Киңәшле эш таркалмас
Киңәшле эш таркалмас
Киңәшле эш таркалмас
Автор:Зәйфә Салихова.
Читайте нас: