Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь 2022, 10:26

Үз гәзитебезне үз итик

Бүген дөнья, ил, республика яңалыклары белән танышам дигән кешегә нинди генә матбугат чаралары юк! Әмма аларда нәкъ син яшәгән төбәк, син сулаган һава, тормыш турында мәглүматларны бик табармын димә. Болары –  тик район-шәһәр гәзитендә. Ә кешенең табигате шундый: аны иң беренче чиратта үз төбәге, үз районы, авылы, күрше авыллар тормышы, хәлләре кызыксындыра. Өстәвенә басма үз туган телеңдә дә булса, бигрәк тә яхшы. Үзеңнеке үзәктә дип юкка әйтми бит халык. 

Үз гәзитебезне үз итик
Үз гәзитебезне үз итик

Безнең шәһәр-районда 105 ел буе чыгып килүче бердәнбер татар гәзите  – “Бәләбәй хәбәрләре”нең дә тугры укучылары, аны бер ел да калдырмыйча алдыручы чын дуслары бар. Гәзиткә язылыгыз дип исләренә  төшерү дә, чакыру да кирәкми. Язылалар, укыйлар, хәтта шылтыратып рәхмәт тә әйтәләр.

Мәгълүм ки, әле 2023 елга газетага язылу дәвам итә, һәм, әйтергә кирәк, аның торышын шатланырлык дип булмый, язылу планы үтәлүдән ерак әле. Дөрес, уңай мисаллар да юк түгел. Бәләбәй татар гимназиясе коллективын бу җәһәттән өлге итеп куярлык (директоры Д. Хәбибрахманов). Алар газетага тулысынча язылды һәм ата-аналарның да язылуын хәстәрләп, актив эш алып бара. Гөлсинә Вәлиева исә үз акчасына басмага яздырып, үзе җитәкләгән “Балкыш” татар җыр төркеме кызларына бүләк ясады. Мәтәүбаш авылы социаль хезмәткәре Рәмилә Харрасова да үзе караган әбекәйләргә шундый ук бүләк эшләде. Тиражны арттыру өчен тырышлык куйган  бу милләттәшләргә рәхмәт. Әйткәндәй, алар шикелле басманы яздырып, яңа елга әти-әниләргә,  туганнарга, якыннарга  бүләк эшләргә була.

Әйе, теләми икән, беркемне дә көчләп газетага яздырып булмый. Әмма, миңа калса, һәр татар үзенә: “Милләтемне саклар өчен нәрсә эшләдем?” – дигән сорауны биреп, уйланырга, һич югы туган телне саклап калуның бер чарасы булган “Бәләбәй хәбәрләре”нә язылырга тиеш.

Басма тиражының елдан-ел азая баруы, 26 меңләп татар яшәгән шәһәр-районда  аның 500гә дә җитмәве җитди борчу тудыра. Сәбәпләре, саный китсәң, байтак. Шулай да, үз туган телен, үзенең торган җирен ихтирам иткән кеше  үз гәзитен алдыруны рухы, күңеле кушкан бурычы дип саный.

Ничек кенә булмасын, район- шәһәр, аларда дәвам иткән тормыш елъязмачысын саклыйсы иде. Гамьсез булмыйк. Бер гасырлык, чал чәчле, әмма саны саен яшәреп торган үз гәзитебезне үз итик, 2023 елга басмага бердәм язылыйк, милләттәшләр!

Сез призлар уйнатуда катнашасызмы?

Гәзит-журналларга язылуның әле кызу чоры. Исегезгә төшерәбез, татар һәм рус телләрендә “Бәләбәй хәбәрләре” газеталарына язылучылар Бәләбәй районында иң сыйфатлы басманы алдыру мөмкинлеге белән бергә призлар уйнатуда да катнаша алалар.

Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Кимендә ярты елга редакциядә яки “Русия почтасы”ның почта бүлегендә  газетага язылырга; 2023 елның 9 гыйнварына кадәр подписка квитанциясенең күчермәсен редакциягә (Бәләбәй, Кече тугай урамы, 53 а) алып килергә яки безгә электрон почтага ([email protected])  җибәрергә кирәк. Призлар 2023 елның 10 декабрендә уйнатыла.

Бүләкләребез сезне һичшиксез шатландырачак һәм хуҗалыкта кирәк булачак! Ипи пешергеч, сут суырткыч, тукмач кискеч, яшелчә кискеч һәм башка күңелле призлар яраткан укучыларыбызны көтәләр.

Призлар уйнатуда катнашучылар исемлегендә әле сез юкмы? Ашыгыгыз!

Газета хезмәткәрләре.

Реклама хокукында.

Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: