Чираттагы очрашуда тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле җәмәгать эшлеклесе Тәэмин Биктимерова булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында» дигән темага багышланган лекцияне милләттәшләребез бирелеп, тәэсирләнеп тыңлады, Казаннан килгән галимәгә үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерде. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты, диелә хәбәрдә.