Новости
25 Ноября 2022, 06:00

Мәскәүдә «Татар җыры» фестиваленең юбилей концерты узды

Дәүләт Кремль сараенда унынчы тапкыр «Татар җыры» фестиваленең гала-концерты узды. Бу 23нче музыкаль форум булды. Татарстанның һәм Башкортстанның танылган артистлары Мәскәүдә җыелды. Алар башкала халкы һәм кунаклар алдында иң яхшы хитларны башкарды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәскәүдә «Татар җыры» фестиваленең юбилей концерты уздыМәскәүдә «Татар җыры» фестиваленең юбилей концерты узды
Мәскәүдә «Татар җыры» фестиваленең юбилей концерты узды

Быел концертта фестиваль лауреатлары һәм чакырылган артистлар катнашты. Бергәләп алар төрле темаларга: мәхәббәт, күңел, Ватан һәм башкаларга багышланган программа тәкъдим итте.

Концертта шулай ук Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алдылар, аңа концерт көнендә 75 яшь тулган булыр иде. Алып баручылар сүзләренчә, ул шулай ук бу сәхнәдә чыгыш ясарга тиеш булган. Бөек артистны искә алып, аның якын дусты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Владимир Кудашев, үз вакытында визит карточкасы булган «Наш город» җырын башкарды.

Шулай ук җырчының «Море, море» һәм «Верни мне музыку» кебек хитлары да яңгырады. Шимбә көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе узды

Татаринформ буенча.

Мәскәүдә «Татар җыры» фестиваленең юбилей концерты узды
Мәскәүдә «Татар җыры» фестиваленең юбилей концерты узды
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас