Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, зур әзерлек эше алып барып, шәһәрнең “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгенә тамашачыларны “Догада булыйк, әнкәйләр!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә җыйды. Исеме үк әйтеп торган әлеге искиткеч матур чара көнүзәк темага багышланды. Ул җирдә тик ТЫНЫЧЛЫК тантана итүенә, Украинада махсус операциядә катнашучы, мобилизациягә эләгеп, әлеге көндә өйләреннән, якыннарыннан еракта хәрби әзерлек үтүче ир-егетләребез исәнлегенә, Аллаһ Тәгаләгә шөкер кылып, изге догалар укырга чакыруны, теләкләр теләүне максат итеп куйды.
Безнең һәммәбезнең дә үз әнисеннән башка уртак Әнкәсе бар. Ул – Җир-Ана! Кешеләрнең сөенечен-көенечен дә тойган, имин тормыш төзүчеләргә чиксез шатланган, кара эшләр алып барган мәкерле дошманнарга борчылып, газап утында янган бөек, мәрхәмәтле Җир-Анабыз! Бухенвальд, Хиросима, Вьетнам, Әфган, Чечня, Украина фаҗигаләре кабатланмасын өчен бөтен кешелеккә оран салучы Анабыз ул. Әмма җир кешеләренең бер ишеләре аның сызлануын, җан әрнүен ишетми, ишетмәмешкә салыша... Башкортстанның халык язучысы Әбделхак Игебаевның “Оран сала Җир-ана” поэмасыннан “Ак калфак” кызларының йөрәкләргә җиткезеп өзек укулары чын мәгънәсендә залда утырган һәркем өчен газиз Җир-ананың үзенең ораны булып яңгырады.
Тын аламый чәчәдем мин күпме яулар төтенендә,
Әле һаман хәлем яман, минем язмыш кыл өстендә!
Атом бомбалары минем язмышыма курку сала,
Күчәремнән бер ычкынсам, дөньягыздан нәрсә кала?!
Җир-Ананың дөньяны афәтләрдән саклагыз дип иҗади әсәр-поэма рәвешендә ачыргалануы кемне генә битараф калдырыр икән? Һәм менә яшәү төсендәге яшел күлмәкләр кигән, башларына чем ак шарфлар бәйләгән кызлар башкаруында “Озатып вокзаллар каршында” җыры бөтен залны аерылышу сагышына күмә. Янә сынау... Янә хушлашу... Иртәгә кемне, нәрсә көтә? Бу юллар авторының сәхнәдән яңгыраган “Китәләр...” шигыре, гомумән, һәр шигырь быелгы көзнең бигрәк моңсу булуын, дөньяны сагыш уты басуын, ир узаманнарының олы сынауны җиңәргә кузгалуын, исән-имин әйләнеп кайтуларына ышанычны чагылдырган хис-тойгылар белән мөлдерәмә булды.
Аудиотасмадан бөтен залны тетрәтеп, солдат егетнең үтенече яңгырый: “Әнкәй, бәгърем! Без иртәгә каты алышка керәбез! Сугышчан иптәшләрем, минем исәнлегемә, туганнар, күршеләр белән җыелышып, зинһар догалар укыгыз әле. Догаларың мине мең баләдән коткарыр дип ышанам, синең газиз улың”. Һәм сәхнәгә шәһәрнең Кызыл мәчетендә дин сабаклары дәресләрен алып баручы хаҗия Зөлфия абыстый Фәхретдинова күтәрелә. Ул дини гыйлеме төрле булган тамашачыга дога кылуның нәрсә икәнен аңлата. Әйтеп үтик, Аллаһка мөрәҗәгать итеп, нинди дә булса хаҗәтеңне сорау иманлы булуның билгесе. Әгәр дә ки, кеше авыр вакытларында, сынаулар килгәч ярдәм сорап Аллаһка мөрәҗәгать итә икән, димәк, ул Раббысына ышана. Аллаһка мөрәҗәгать итеп, Аңардан нәрсә дә булса сорау – дога кылу була. Ул йомшак, ягымлы тавышы белән Коръәннән сүрәләр һәм аятлар укый. Аның белән бергә дога кылып, куллар күтәрелә. Залда үзгә бер халәт... Изге Коръән сүзе, догалар тылсымы, көче һәр йөрәккә барып җитә дә, кайнар яшьләр булып күзләрдән тама. Әй, догам, ышанычыбыз нык, синең тылсымың, синең рухи көчең бер Аллаһыбыз кодрәте белән кадерлеләребез катына барып җитәр, аларны фаҗигаләрдән саклар, ышыклар. Амин. Амин. Амиин!
Зөлфия абыстай дин гыйлеме бик булмаганнарга догаларны үз туган телебездә укырга киңәш бирде, таңнарда уянып, Раббыбыз катына барып җитүенә өмет итеп укырга һәм укырга өндәде. Ә залда шушы минутларда уллары ут эченә кергән, керергә әзерләнгән аналар да бар иде.
Әлбәттә, Бәләбәй шәһәре-районыннан киткән ир узаманнарыбыз турында сүз булмаса, кичә “пешеп бетмәс” иде. Бу хакта мәгълүматны Әфган сугышында катнашкан, Бөтенрусия “Хәрби тугандашлык” иҗтимагый оешмасының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Рим Багмановның сөйләве урынлы булды. Ул егетләребезнең Пенза, Саратов, Казан шәһәрләрендә әзерлек сынаулары үтүен, бар халыкның үз теләге белән аларга ярдәм күрсәтүен җиткерде. Үз оешмалары, шулай ук чик сакчылары, десантчылар оешмалары бүлекчәләре әгъзалары, шәһәр-район хакимияте , Эчке эшләр министрлыгының хаклы ялдагы хезмәткәрләре, депутатлар... Кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүдән беркемнең дә читтә каласы килмәде. “Беренче көннән үк үзебезнең егетләргә кирәк әйберләр илтелде. Бу җәһәттән хакимият башлыгы А. А. Сәхәбиев, И.Ә. Бәдретдинов, Н.К. Гомәров, А.С.Буйловларның тырышлыгы зур булды”, – диде ул..
Шигырь дигән тылсымның, шигъри сүзнең нинди зур илаһи көчкә ия булуына таң калды тамашачы. Һәркемнең күңел күге офыкларын киңәйткән, якты хатирә булып озак сакланачак кичәнең теле – бары тик изге сүрәләр, якты теләкләр, көн темасына кызлар яттан сәнгатьле итеп укыган лирик шигырьләр булды. Шигырь күңелләрне нечкәртте, тәэсирләндерде, елатты... Иманым камил, бу кичәдән соң шигырь сөючеләр бермә-бер артты, кулына шигырь китабы алды.. Әлбәттә, җырлар да булды, булды! Барыбыз да белгән, яраткан “Әнкәмнең догалары” җырының көе кичәнең эчтәлегенә аһәңле булып, әкрен генә яңгырап торса, кызлар башкаруында әлеге җыр бу кичтә аеруча матур, ерактагы уллар-егетләрнең үтенече булып яңгырады. Ташлама, әнкәй, ташлама мине изге догаңнан...
Кичә ахырында чыгыш ясаучы Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлекчә җитәкчесе Рәсүл Гәрәев дәһшәтле Бөек Ватан сугышында искиткеч батырлык күрсәткән татар халкы улларын зур горурлык белән искә алды, аларны аз белүебез җәһәтеннән борчылуын белдерде, бүгенге яугирләрнең дә алар исеменә тап төшермәячәкләренә ышанычын җиткерде. Ул кичәне әзерләгән, оештырган өчен күп тырышлык куйган “Ак калфак” оешмасы кызларына рәхмәт белдереп, Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шушы урында кызларыбызның исемнәрен атап үтсәк, һич мактану булмас. Менә алар: оешманың алыштыргысыз җитәкчесе, оештыру эше остасы Галия Әхмәтшина, эшләрендә намус үрнәге, сәхнәдә чын артистлар – Гөлфия Зиннәтуллина, Люзия Фәттахова, Сания Ганиева, Альбина Йосыпова, Айсылу Сәетгалиева, Зөлфия Әгъзәмова, Гөлфия Ганиева, Зөһрә Нуриева.
Тарихи мәчет имам-хатыйбы Илдар Галиевның фәһемле фикерләре, сабырлыкка өндәве кичәнең эчтәлеген тагын да баетты. Ул “альБакара” сүрәсе аятләре белән тамашачыларга мөрәҗәгать итте: “И, иман китерүчләр! Сабырлык һәм намаз аша (Аллаһы Тәгаләдән) сорагыз, һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән (153); Аллаһ юлында үтерелгән (шәһит) кешеләр турында: “Үлеләр”, – дип әйтмәгез. Дөреслектә, (алар) тереләр, ләкин сез (аларның нинди мәгънәдә тере булганлыкларын) аңламыйсыз (154).
Тынычлык өчен, җаны мең яралы Җир-анабыз сызланмасын өчен, һәр барчабызның имин, сау-сәламәт булуы өчен догада булыйк, әнкәйләр! Изге догаларның көче зур.
***
Кичәдән соң мин оешма җитәкчесе Галия Әхмәтшинаның үз фикере белән кызыксындым. “Без бик әзерләндек, күңелендә тирән борчылу булган халкыбыз йөрәгенә җылылык өстәргә тырыштык. Рәхмәт тамашачыларга, бик ошаттылар. Хакимияттән, мәдәният бүлегеннән дә килүчеләр, эшебезне күрүчеләр булса, тагын да яхшырак булыр иде. Оешма алар яклавына мохтаҗ”, – диде ул.
Тамашачылар фикере. Ракия Төхвәтшина:
– Зур әзерлек белән югары кимәлдә үткәрелгән, тәрбияви әһәмияте бәяләп бетергесез булган бу чараны бербөтен сәнгать әсәре итеп кабул иттем. Әфарин! Рәхмәтләр яусын! Уңышлар сезгә, аккалфаклылар!
Регина Гумерова:
– Бик матур чара булды. Аналарның догалары кабул ителеп, илебездә тынычлык урнашсын!