

Беренче көнне татар гимназиясендә 8нчы сыйныф укучылары белән бергә татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары яздылар. Ул көнне килә алмаганнар икенче көнне – тарихи мәчеттә, ә өченче көнне әлеге мәчет каршындагы мәдрәсәдә яздылар.
Диктантны беренче һәм икенче көнне татар гимназияче ачылганнан алып хаклы ялга чыкканчы әлеге уку оешмасында татар теле һәм әдәбияты укыткан хөрмәтле укытучыбыз Гөлшат Кашфулла кызы әйтеп яздырды. Ә өченче көнне бу җаваплы миссияне шулай ук әле гимназиядә туган тел укытучысы булып эшләүче, Башкортстанның атказанган укытучысы Люзия Нәзир кызы Фәттахова башкарды.
Диктант өчен бик матур текст сайланган иде – “Афзал Шамовның хаты”. Укытучыларыбыз әйтеп яздыру белән генә чикләнмәде, әлеге бөтен дөнья татарларын биләгән акия, шулай ук язучы Афзал Шамов турында мәгълүмат та бирделәр. Люзия Нәзир кызы безнең ел саен бу акциядә актив катнашуыбызны искә алды.
Туган телебезгә багышланган чара диктант язу белән генә төгәлләнмәде. Истәлеккә фотога төшү, чәй өстәле артында җылы аралашу, тарихи мәчет имам-хатыйбы Илдар хәзрәтнең фәһемле фикерләрен тыңлау белән дәвам итте.
Дөньяда тынычлык язмышы кыл өстендә торганда, катмарлы, ыгы-зыгылы вакытта бергә җыела алу бер шатлык булса, диктант язу рәвешендә Туган телгә хөрмәт күрсәтү тагын янә бер сөенеч. Ә үзеңне дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләр белән бергә тою күңелдә горурлык тойгысы тудырды.