Әниләр бәйрәме уңаеннан Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетендә узган күңелле чара әниле чакның иң бәхетле чак икәнен Коръән сүрәләре, аятләре, шигырьләр теле белән йөрәкләргә үтеп керерлек итеп күрсәтте. Чараның исеме генә дә ни тора! – “Җәннәт Аналарның аяк астында” .
Матур итеп бизәлгән мәдрәсә залы әниләр һәм балаларның бергә җыелуыннан тагын да ямьгә, нурга тулды. Балалар рус һәм татар телләрендә газизләребез турында һәм дөньяви, һәм дини шигырьләр укыдылар. Әниләр, имам-хатыйб Илдар Галиев укуында яраткан шагыйрьләребез Г.Тукай, Р. Миңнуллиның да шигырьләре яңгырады. “Мин әниемне” беләмме?” уены бик кызыклы булды. Балалар әниләре турында гади сорауларга җавап бирергә тиеш иделәр. Әнием кайчан туган? Әниемнең яраткан ел фасылы, яраткан чәчкәсе, төсе нинди? Әнинең хыялы? Уен ахырында барлык әниләрнең төп хыялы бер булуы ачыкланды: балаларыбыз иманлы, тәүфпыйкле булып үссеннәр.
Көнүзәк темага “Әнигә ярдәм” сценкасы беркемне дә уйландырмый калмагандыр. Әнисенә ярдәмгә килергә һәрчак әзер абый кеше белән аның телефоннан, приставкадан аерыла алмаган энекәшен, аларны эчтән гел котыртып торган, ә соңыннан куылуга дучар булган шайтаннарны бик оста уйнады балалар.
Чарада Аллаһ Тәгалә алдында балалар өчен җаваплылык тоткан ата-аналарга, шулай ук балаларга да үгет-нәсыйхәтләр яңгырады. Без әниләрне рәнҗетмичә, аларга кайгы-хәсрәт китермичә яшәргә өйрәнергә тиеш. Бу нәсыйхәтне балалар күңелләренә янә ныгытып куйды. Ахырдан балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрне әниләренә тапшырды.
Бу чара анда катнашкан әниләр, балалар өчен чын мәгънәсендә күңелне сафландырган, нечкәрткән якты бәйрәм булды. Алдан зур әзерлек һәм оештыру эше таләп иткән чараны Рита Зәйдуллина (әни, мәдрәсәдә тәрбия дәресләре алып баручы, сценарий авторы) белән Әмир Казыйханов (бала) алып бардылар.
Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
Тамашчы әниләр фикере.
Шулкадәр күңелле бәйрәм булды. Әлһәмдүлилләһ. Чараны оештырган, чәй өстәлләре әзерләгән, һәркемгә, балаларыбызга матур тәрбия бирүче, ислам дине гыйлеменә өйрәтүче хәзрәтләребезгә Аллаһ Раббым сөенеп торсын, иманлы эшләр җиңел башкарылсын. Иншә аллаһ.