Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2022, 10:40

Башкортстанда Яңа ел чыршысына уку алдынгылары һәм махсус операциядә катнашучыларның балалары чакырыла

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада Яңа 2023 елны бәйрәм итү турында указга кул куйды. Тиешле документ рәсми мәгълүмат порталында басылган.

Башкортстанда Яңа ел чыршысына уку алдынгылары һәм махсус операциядә катнашучыларның балалары чакырыла
Башкортстанда Яңа ел чыршысына уку алдынгылары һәм махсус операциядә катнашучыларның балалары чакырыла

22 декабрьдә Республика яңа ел чыршысы була. Ул Башкортстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән Донецк Халык Республикасы, Луганск  Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе, Херсон өлкәсе, Украина биләмәлрендә барган махсус операциядә катнашучыларның,  хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең балалары, уку алдынгылары, предмет олимпиадалары һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, художестволы үзешчән фестивальләр лауереатлары, аз тэәмин ителгән ишле гаиләләрдән балалар, шулай ук саулык мөмкинлекләре чикле, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар чакырыла. Аларның барсына да яңа ел бүләкләре тапшырыла.

Башкортстанда Республика Яңа ел чыршысында катнашкан балаларга өч көнлек ял оештырыла. Яңа ел бүләкләреннән башка, һөнәри белем бирү оешмаларында укыган ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга матди ярдәм күрсәтелә.

Республиканың муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимиятләре мәгариф оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә, мәйданнарда яңа ел бәйрәме чаралары әзерли.

 

Фото:Олег Яровиков

Автор:Башинформ буенча Зәйфә Салихоыва әзерләде.
Читайте нас: