Барлык яңалыклар
Новости
1 декабрь 2022, 11:00

Халисә Мөдәррисова сигез метр озынлыктагы шәҗәрәсен күрсәтте: Монда 1500 кеше исеме бар

«Үзеңнең кем икәнеңне танып белү – халкыңның кем икәнен белү ул, телеңнең кайдан чыкканын, аның кадерен, киләчәккә баруның юлын күрсәтә», - диде шагыйрә

Халисә Мөдәррисова сигез метр озынлыктагы шәҗәрәсен күрсәтте: Монда 1500 кеше исеме бар
Халисә Мөдәррисова сигез метр озынлыктагы шәҗәрәсен күрсәтте: Монда 1500 кеше исеме бар

Шагыйрә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрле Халисә Мөдәррисова Нуриман районы үзәк китапханәсендә сигез метр озынлыкта ясалган шәҗәрәсен тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, шәҗәрәдә 1500 кешенең исеме бар.

«Без Минзәлә ягыннан (хәзерге Актаныш районы) күчеп килгәнбез, дип әйтә иде әбием. Рәбига әби революциягә кадәр Кызыл яр авылыннан Габделкадыйр, Габделнасыйр, Габделсабир, Габделбасыйр һ.б. биш-алты туганыбыз килеп урнашканын әйткән иде. Район советы урнашкан җирдә Җияш дигән урам булган. Алар Актаныш районы Иске Җияш авылыннан күчеп килгән. Өч мәхәллә, мәчет төзүне оештырганнар», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә

Шагыйрә Иглин районы Үктәй авылында үскән. «Тамырларым – Нуриман районы Кызыл яр авылыннан. Кечкенә чагымда әбием белән Кызыл яр авылына килә идек. Бер җирдә кочып ала алмаслык биш-алты тупыл агачлары үсә иде. Шунда әбием: «Агачлар яныннан үткәндә «бисмилла» дип әйтеп, догаларыңны укы. Монда әби-бабаларыбыз ята», - дип әйтә иде. Шул колакка кереп калган иде», - дип аңлата ул.

Халисә Мөдәррисова сигез метрлы шәҗәрәне бер ел эчендә әзерләгәннәрен әйтте. «Актанышта Йосыф Хуҗин дигән тарихчыга мөрәҗәгать иттек, ул Иске Җияш авылы тарихын өйрәнгән булып чыкты. Архивларны өйрәнеп, тикшерелгән материалны алып кайтып, шәҗәрә эшләдек. Баштан без аны зур ватманга кулдан язып чыктык. Аннан соң зур пленкага эшләдек. Барлык туганнарга җыелышырга тәкъдим иттек. Клуб тулы иде – барлык туганнар диярлек килде. Ярты Кызыл яр авылы безнең нәсел булып чыкты», - диде ул.

Аның фикеренчә, үз-үзеңне аңлау, кем икәнеңне тою һәркемдә булырга тиеш. «Кеше үзенең нәселен, тамырын белергә тиеш. Үзеңнең кем икәнеңне танып белү – халкыңның кем икәнен белү ул, телеңнең кайдан чыкканын, аның кадерен, киләчәккә баруның юлын күрсәтә», - диде ул.

Шагыйрә хәзерге вакытта иҗат белән шөгыльләнүен, киләсе елда 70 яшьлек юбилее хөрмәтенә Татарстан китап нәшриятында яңа китабы чыгуы турында әйтте.

Зилә Мөбәрәкшина материалы буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: