Барлык яңалыклар
Новости
1 декабрь 2022, 09:00

Яраткан бәйрәмебезгә күп калмый

Бәләбәй шәһәренең Пионер мәйданында яңа ел алды ыгы-зыгысы хөкем сөрә – С. Р. Үзбәковның индивидуаль предприятиесе эшчеләр  бригадасы боз калачыгын төзергә кереште.

Яраткан бәйрәмебезгә күп калмый
Яраткан бәйрәмебезгә күп калмый

 – Хәзер без зур тау өябез, аның өчен узган елгы материаллардан файдаланабыз. Кечкенәләр өчен кар тавы, Ленин һәм Фурманов урамнары яклап  керә торган корылмалар эшләү нияте дә бар, – дип хәбәр итте төзелеш эшләре җитәкчесе Сабирҗан Үзбәков. – Яңа ел мәйданында боздан 14 сын һәм архитектур формалар булачак, утлар белән балкып торган боланнар сыннары да балаларны, өлкәннәрне шатландырачак.

Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Алексей Булатов әйтүенә караганда, елка декабрь башында куелачак.

“15 декабрьгә Пионер мәйданын бәйрәмчә бизәү төгәлләнәчәк”, – дип ышандырды Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхабиев.

Автор фотолары.

Яраткан бәйрәмебезгә күп калмый
Яраткан бәйрәмебезгә күп калмый
Яраткан бәйрәмебезгә күп калмый
Автор:Светлана Шириня материалы буенча.
Читайте нас: