Үсеп килүче буында экология культурасы дәрәҗәсен күтәрү, актив гражданлык позициясен булдыру һәм тирә-як мохиткә карата җаваплылык тәрбияләү максатында белем бирү учреждениеләрендә төрле чаралар ел буе уздырыла: биләмәләрне җыештыру, яшәү пунктларын яшелләндерү өмәләре, экология дәресләре һ.б.
Ноябрьдә тәмамланган #Бумбатл Бөтенрусия акциясенә педагоглар һәм экоактивистлар Бәләбәй районының барлык мәктәпләреннән дә балаларны җәлеп итә алды. Укучылар белән әңгәмәләр, осталык класслары көнкүреш калдыкларын аерым җыю, аңлы рәвештә куллану темасына багышланды. Ә дәресләрдән буш вакытта үсмерләр макулатура җыйды. Берничә көндә укучылар алты ярым тоннадан артык икенчел чимал җыйды!
Мәсәлән, 8нчы санлы мәктәп укучылары 700 кг макулатура туплады! Шуның 150 килограммы – 1-4 классларда укыган иң актив балаларның өлеше. 5нчы урта мәктәп укучылары да икенчел чимал кабул итү пунктына шулкадәр үк макулатура тапшырганнар. Бу хакта Бәләбәй районының Мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.
17 нче санлы мәктәптә дә кәгазьгә икенче гомер бүләк иттеләр, монда 480 кг чимал җыелган. Башкорт гимназия-интернатында – 428 кг. Бу ярышта 15 нче мәктәп укучылары лидерлар булдылар, алар 1909 килограмм макулатура җыйганнар!
Балаларның эко-дәресләрне “5”кә үзләштергәненә ышанабыз.Һәрьяклап грамоталы кешене тәрбияләү лланетаның биоресурсларын саклау һәм сакчыл файдалану буенча мөһим бурычларны хәл итүдә җәмгыятьнең яшь әгъзалары катнашуга булышлык итәчәк.
Светлана Шириня материалы буенча.
Фото ачык чыганаклардан.