

“Хезмәт кануниятенә ярашлы, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа – бәйрәм көннәре булып тора. 2023 елда 1 һәм 8 гыйнвар якшәмбегә туры килә. Русия Хөкүмәте карары белән 1 гыйнвардагы ял көне 24 февральгә, җомгага, 8 гыйнвардагы ял исә 8 майга, дүшәмбегә күчерелде. 2022 елда 31 декабрь шимбәгә туры килә. Шулай итеп, 2022 елның 31 декабре һәм 2023 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6,7, 8 гыйнвардагы бәйрәм көннәре отпускның календарь көннәре исәбенә кертелми.