Новости
2 Декабря 2022, 08:00

Яңа елдан пенсияләр арта. Күпмегә?

2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре артачак. Бу хакта Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яңа елдан пенсияләр арта. Күпмегә?Яңа елдан пенсияләр арта. Күпмегә?
Яңа елдан пенсияләр арта. Күпмегә?

Пенсияләр 4,8 процентка индексланачак.

Министр 2022 елда Президент карары буенча беренче тапкыр пенсияләрне 1 июньнән 10 процентка арадаш индекслау турында искә төшерде.

"Хәзерге законнарда каралган ике этаплы индекслау нәтиҗәләре буенча (гыйнвар һәм июнь айларында), әгәр без 2022 елның 1 гыйнварына һәм 2023 елның 1 гыйнварына пенсияләрне чагыштырсак, 2022 елның 1 гыйнварына карата пенсияләрнең гомум артуы 15,3 процент тәшкил итәчәк", — ди Антон Котяков.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас