Новости
5 Декабря 2022, 07:18

Бәхет ачкычлары

Бәләбәй шәһәрендә В.Н. Травницкий урамында 43 фатирлы яңа йорт файдалануга тапшырылды.Биш катлы йорт республиканың Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы программасы буенча фатирлар бирү өчен төзелде. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәхет ачкычларыБәхет ачкычлары
Бәхет ачкычлары

Фатирлы булучыларга ачкычлар тапшыру тантанасында Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхабиев, район Советы рәисе Сергей Лущиц, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ихсан Бәдретдинов, Бәләбәй шәһәре биләмәсе хакимияте башлыгы Сәлим Гобәев, БР Төзелеш һәм архитектура министрлыгының авария хәлендәге торак фондтан күчерү буенча программаны гамәлгә ашыру бүлеге начальнигы Рита Төхвәтшина, БР авария хәлендәге торак фонд мониторингы үзәге учреждениесе директоры урынбасары Алексей Малинский,  “СтройСнабМастер” җәмгыяте директоры Алена Миронова, подряд оешмасы – “СпецСтройМонтаж” җәмгыяте хезмәткәрләре катнаштылар.

Муниципалитет башлыгы Азат Сәхәбиев  яңа йорттан фатир алучыларны һәм төзүчеләрне озак көтелгән һәм шатлыклы вакыйга белән котлады.

 – Сезнең исемнән Башкортстан Республикасы Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләренә безнең районга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле без 54 йорттан барлыгы 320 гаиләне яңа фатирларга күчерә алдык. Бүген яңа фатирлардан тагын 27 гаилә ачкычлар ала.

Азат Альверт улы  2017 елның 1гыйнварына авария хәлендә дип табылган торактан гражданнарны күчерү районда тәмамланды, дип билгеләде. Хәзер яңа проект әзерләнә. Районда тагын авария хәлендә дип табылган 8,5 мең квадрат метр торак кала.

Азат Альверт улы  бар уңайлыклары булган йортта фатир ачкычы алган ятим балаларны да котлады.

– Без шушы категория гражданнарын торак белән тәэмин итеп, дәүләт күрсәтмәсен дә үтибез. Ноябрьдә җиде ятим бала яңа йорттан фатирлар ала, ә декабрьдә тагын 14 кешене торак белән тәэмин итәчәкбез, – диде ул.

БР Төзелеш һәм архитектура министрлыгының авария хәлендәге торак фондтан күчерү буенча программаны гамәлгә ашыру бүлеге начальнигы Рита Төхвәтшина яңа күченүчеләргә мөрәҗәгать итеп:

 – Яңа йорт сезгә ошар дип ышанабыз. Монда сез тату, матур яшәрсез!  Төзелеш министрлыгы командасы Бәләбәй районы хакимияте белән берлектә моның өчен бик тырышты, шушы программаны булдырды, акчалар җәлеп итте, тату эшләделәр. Сау-сәламәт, канәгать һәм бәхетле булыгыз!, – диде.

”Бәләбәй” ТОСЭР резиденты, объектны салучы – “СтройСнабМастер” җәмгыяте  директоры  Алена Миронова яңа фатирлы булучыларга, ул җылы, ямьле, җитеш  гаилә оясы булсын, дип теләде.

Тантанада катнашучылар яңа өйдәге бөтен уңайлыклары булган фатирларны карадылар һәм тәкъдим ителгән торакның сыйфатына югары бәя бирделәр.

Сүз яңа фатирга ия булган бәхетлеләргә .

Лидия Ягәфәрова:

 – Әлбәттә, без бу вакыйгага  чиксез шат, без бит күпме көттек! Озак еллар аваприя хәлендәге торакта яшәдек. Тиздән олы кызыбызга 18 яшьтула.Фатир бу вакыйгага бүләк кебек. Якын көннәрдә яңа торакка күченергә һәм Яңа елны шунда каршыларга телибез.

Ильвир Әхмәров:

– Ятим буларак бер бүлмәле фатир алдым, Гаиләм белән анда булырга да өлгердек. Безгә бик ошады! Аеруча автономлы җылытылуы, кухняның иркен булуы. Яңа елны барыбыз бергә яңа фатирда каршыларга телибез. Безгә торак алырга ярдәм иткән, документлар әзерләгән, төзегән һәркемгә рәхмәт.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотолары  һәм видеосы.

Бәхет ачкычлары
Бәхет ачкычлары
Бәхет ачкычлары
Бәхет ачкычлары
Бәхет ачкычлары
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас