

Кунакларны мәктәп директоры Игорь Борисов сәламләде, мәктәп тормышы, укучыларның, укытучыларның уңышлары белән таныштырды. Туган телләр өйрәнүгә, рухи-әхлакый тәрбиягә зур игътибар бүленүен ассызыклады.
“Мари халкы костюмнары” темасына багышланган дәрес укучыларга да, укытучыларга да бик ошады. Укучылар да, укытучы Лариса Батыргәрәева үзе дә мари халкының милли костюмнарын кигәннәр. Дәрестә бу киемнәрнең үзенчәлекле элементлары, калфак, чалбар, түшлекләр, чабата күрсәтмә материал буларак кулланылды. Укучылар костюмнарның тарихы, төрләре турында яңа белемнәр үзләштерделәр. Дәрестә укытучы яңа технологияләрдән оста файдалана белүен дә күрсәтте.
8-9 нчы сыйныф укучылары кунакларны музей белән таныштырдылар, авыл һәм мәктәп тарихы, интернационалист якташлары турында сөйләделәр.
“Яңа уңыш бәйрәме” чарасы укучылар, укытучылар, ата-аналар катнашлыгында тамаша залында үткәрелде. Укучылар мари телендә сәнгатьле итеп яттан шигырьләр сөйләделәр, мари биюләрен биеделәр, матур җырлар башкардылар.
Чаралардан соң, укытучылар туган телләр буенча үтәчәк олимпиада, ГИА, шулай ук туган тел укытучыларының профессиональ компетентлыгын күтәрү турында фикер алыштылар.
Бәләбәй мәгариф идарәлеге белгече Светлана Гәрәева семинарны югары оешканлык белән үткәрүләре өчен мәктәп җитәкчелегенә, укытучыларга рәхмәт белдерде, үткәрелгән дәресләргә, чараларга уңай бәя бирде.
Халыкның борынгы милли киеме – чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе.Ул киемнәрдә милләтнең тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары чагылыш тапкан.Ә аларның, үз чиратында, телне саклап калудагы роле һичшиксез зур.
Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе.Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телләребезне кадерләп саклыйк, үстерик, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшик, киләчәк буыннарга тапшыру өчен көчебезне кызганмыйк.
Люзия Фәттахова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, семинарда катнашучы.