Кошлар – табигатьнең Аллаһ бүләге. Алар кешегә генә түгел, бар табигатькә файда китерә. Аларның матур итеп сайраулары безне иртәдән кичкә кадәр шатландыра. Без кая гына барсак та, аларга сокланабыз. Ләкин кыш – кошлар өчен авыр вакыт. Аларның бу чорда күпләп һәлак булуы күпләргә мәгълүм. Әмма салкыннан түгел, ә ашарларына булмаудан.
Канатлы дусларыбызның харап булуына юл куймыйк, бергәләп аларны салкыннан һәм ачлыктан коткарыйк! Хөрмәтле әбүнәчеләр, акциягә кушылыгыз.
Бу чарада һәркем катнаша ала. Моның өчен җимлек ясарга, безгә, “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите төркеменә, фотосын җибәрергә (авторын күрсәтергә) кирәк.