Новости
6 Декабря 2022, 06:07

Республикадан 180 егет Ерак Көнчыгышка ил сакларга юлланды

Башкортстаннан 180 егет Ерак Көнчыгышка ил сакларга юлланды. Бу хакта республика вице- премьеры Ирек Сәгыйтов хәбәр итте. Хәтерегезгә төшерәбез, 23 ноябрьдә Башкортстаннан 200 егет чакырылды. Алар да Уфадан Ерак Көнчыгышка озатылды, дип хәбәр иткән иде “Башинформ” агентлыгы.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республикадан 180 егет Ерак Көнчыгышка ил сакларга юлландыРеспубликадан 180 егет Ерак Көнчыгышка ил сакларга юлланды
Республикадан 180 егет Ерак Көнчыгышка ил сакларга юлланды

Ирек Сәгыйтов әйтүенчә, озатыр алдыннан егетләрнең саулык торышына игътибар бирелгән. Алар коронавирус инфекциясенә тест тапшырган, медицина битлекләре, бактерияләргә каршы дарулар, шулай ук әйбер һәм ризык белән тәэмин ителгән.

Көзге чакырылыш кампаниясе бер айга соңрак, 1 ноябрьдә башланды һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итә, дип хәбәр иткән иде “Башинформ” агентлыгы. Башкортстаннан Хәрби Көчләр сафына барлыгы 4 мең егет озатыла.

Фото:Ирек Сәгыйтовның  телеграм-каналы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас