-1 °С
Болытлы
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгында Башкортстанның авыл ипотекасы буенча бирелгән кредитлар саны буенча беренче урында торуын билгеләделәр. Ел башыннан банклар шушы программа буенча барлыгы якынча 2,1 миллиард сумлык 790 нан артык льготалы кредит биргән.
“Авыл ипотекасы” программасы “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы чикләрендә гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә авыл җирендә йорт сатып алу яки төзү өчен елына 3 процентка кадәр ставка белән кредит юлларга мөмкин.
Фото: Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы.