Новости
7 Декабря 2022, 06:19

Ташкентта Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылды

Мирзо Улугбәк исемендәге Үзбәкстан милли университетында Казан федераль университеты каршындагы Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ташкентта Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылдыТашкентта Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылды
Ташкентта Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылды

Үзәкне ачу тантанасы Үзбәкстан Республикасында Татар мәдәнияте көннәре кысаларында узган.

 «Әлеге үзәкне ачу югары уку йорты өчен зур дәрәҗә. Каюм Насыйри институты үзәге Россия һәм Татарстан белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне тирәнәйтергә ярдәм итәр», - дип сөйләгән Үзбәкстан Милли университеты ректоры Ином Маджидов.

Белем бирү һәм мәдәният үзәгендә бушлай онлайн-дәресләр, татар телендә мәдәни-агарту чаралары, Ташкентта рус телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча чаралар булачак. Шулай ук уртак фәнни тикшеренүләр уздыру да эшнең өстенлекле юнәлеше булып тора, диелә хәбәрдә.

Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/taskentta-kayum-nasyiri-institutynyn-belem-biru-ham-madaniyat-uzage-acyldy-5863732

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас