Новости
8 Декабря 2022, 06:35

Котлыйбыз!

Хөрмәтле Бәләбәй сөт комбинаты хезмәткәрләре һәм ветераннары! Безнең шәһәр төзүче предприятиеләребезнең берсе – Бәләбәй “Почет билгесе” орденлы сөт комбинатының 90 еллыгы белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

Добавить в предпочтительные источники Google
Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Легендар заводның аякка басуы һәм үсүе районның индустриаль елъязмасының чагу битенә кергән хезмәт казанышлары һәм зур җиңүләре белән тулы бай тарихка ия. Бүген акционерлар җәмгыяте республика һәм илнең сөт эшкәртү предприятиеләре арасында иң алдынгылардан булып тора.

Теләсә нинди производство уңышын кешеләр тәэмин итә. Комбинатның хезмәт коллективы квалификацияле кадрлардан, чын үз эше осталарыннан тупланган. Бер гасырга якын тарихында хезмәт династияләре барлыккка килгән. Предприятие ветераннары, һичшиксез, аның алтын фонды!

“Бәләбәй “Почет билгесе” орденлы сөт комбинаты” җәмгыятенең югары наградалары һәм уңышлары сезнең бөтен хезмәт коллективыгызның тырышлыгы нәтиҗәсе, сез чыгарган продукциянең сыйфатына бәя булып тора.

Барлык эшчәннәргә –  корычтай сәламәтлек, бәхет, ә предприятиегә киләчәктә дә икътисади үсеш, район һәм республика иминлегенә ниятләнгән планнарын уңышлы тормышка ашыруын телим.

 

Азат  Сәхәбиев,

БР Бәләбәй районы хакимияте башлыгы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас