Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2022, 11:44

“Мунча ташы” вәт көлдерде!..

5 декабрьдә Бәләбәй шәһәре Үзәк мәдәният йортының тамаша залы юмор-сатира яратучылар белән шыгрым тулы иде дисәң дә була. Һәр хәлдә соңгы вакытта чараларда шушы кадәр татар тамашачысын  күргән юк иде. Сәбәбе дә шәп иде шул.

“Мунча ташы” вәт көлдерде!..
“Мунча ташы” вәт көлдерде!..

Ниһаять, бездә телевизордан яратып караган сәхнә осталары –  “Мунча ташы” татар эстрада театры (җитәкчесе Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла) артистлары үзләре булды! Театрның танылган һәм яшь артистлары “Чат саен ч@т” дип исемләнгән өр-яңа программалары белән чыгыш ясап, күтәренке кәеф бүләк иттеләр, күзләрдән яшьләр чыкканчы көлдерделәр.

Һөнәри осталыкка ия артистлар юмор телендә сөйләгән сүзләре, уйнаган рольләре белән көлдереп, кызык-мызык, кәмит күрсәтсәләр дә , бер генә шырдый-бырдый әйбер дә булмады. Барсы да чынбарлыктан алынган (депутат каршы алу, телефонга капланып утыру һ.б.), тормышта һәр җирдә (гаиләдә, эштә һ.б.) очрап торган башбаштаклыкларны күрсәтүгә корылган иде. Үзебездән үзебез көлеп утырдык дисәм дә хата булмас. 

Кәмитләрнең матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп баруы да күңелгә хуш килде.

Бәләбәйлеләр ахырда  “Мунча ташы” коллективын басып алкышларга күмделәр, тагын килүләрен, исән-имин кайтып җитүләрен теләделәр, бергә истәлеккә фотоларга төштеләр.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: