Новости
12 Декабря 2022, 06:13

Республикада 60 класс грипп һәм ОРВИ буенча карантинда

Башкортстанда 60 класс карантинга ябылган. Бу хакта үзенең телеграм-каналында республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин хәбәр итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республикада 60 класс грипп һәм ОРВИ буенча карантиндаРеспубликада 60 класс грипп һәм ОРВИ буенча карантинда
Республикада 60 класс грипп һәм ОРВИ буенча карантинда

Министр грипп һәм кискен респиратор инфекцияләренә бәйле эпидемиологик хәл катмарлашкан очракта мәктәпләр санитар кагыйдәләргә һәм нормаларга ярашлы эш итәргә тиешлеген искә төшерде. 2694 нче пунктка ярашлы балаларның 20 проценты һәм аннан күбрәге мәктәпкә килмәсә, белем бирү учреждениесе җитәкчесе уку процессын туктатырга хокуклы.

“Закон буенча мәктәпләр укучыларны өйдән укуга күчерергә  тиеш. Мондый карарны мәктәп директоры кабул итә. Белем бирү оешмаларына барлык методик тәкъдимнәр җиткерелгән”, – дип хәбәр итте Айбулат Хажин.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас