Барлык яңалыклар
Новости
15 декабрь 2022, 10:33

Аулак өйдә шундый күңелле!

Әйе, әйе, анда шундый күңелле, сөйләп бетерерлек түгел. Ышанмыйсызмы, алайса үзегез барып карагыз.

Аулак өйдә шундый күңелле!
Аулак өйдә шундый күңелле!

Бәләбәй сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе укучылары ковид аркасында ике ел үткәрелми килгән бик матур традицияне кире кайтара – янә балалар да, өлкәннәр дә яратып өлгергән “Аулак өй”  белән сәхнәгә чыга. Әлеге мавыктыргыч чараны әзерләп уздыру –  гимназиянең үзенең традициясенә әйләнеп беткән булса, аулак өй исә – татар халкының борынгыдан яшәп килгән күркәм йоласы.

Элек, әле клублар булмаган чакта, өлкәннәр, җиткән кызларын калдырып, кунакка яки башка йомыш белән берәр җиргә киттеме, яшьләр шул өйгә җыелып күңел ача торган булганнар: аулак өй сые – бәлеш  яки берәр төрле таба ашы пешергәннәр, уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр. Күңел ачып, кызлар-егетләр бер-берләре белән якыннан танышканнар,табышканнар, чын ярату хисләре аулак өйдә кабынган.

Әлеге  күркәм традицияне онытмау, яшәтү максатында  татар гимназиясе укучылары аны сәхнәләштереп күрсәтә дә инде. Кичә быелгы уку елында беренче  “Аулак өй” чарасы белән 8Б сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Регина Гомәрова) чыгыш ясадылар һәм тамашачыларның – укытучылар, башка сыйныфлар укучылары, кунакларның алкышларына лаек булдылар. Сәхнә бизәлеше, милли киемнәр...  Уеннар, биюләр, төртмә сүзләр, җырлар... Егетләрнең һәм кызларның  шаян сүз эзләп кесәгә кермәве (рәхмәт бай туган телебезгә). Ул гынамы, хезмәттән кайткан егетнең сөйгән кызы урынына әби урлап хур булуына да шаһит булдык без. Мәрәкә тамаша булды бу. Таң атып, әтәчләр кычкыра башлаганчы “утырганбыз”.

Укучыларның “аулак өй”не әзерләүгә җаваплы караулары, укытучыларның иҗади хезмәтетырышканнары сәхнәдә ачык чагылды.Чарада бер генә баланың да читтә калмавы, бөтен сыйныф укучыларының катнашуы ихтирам уята. Ә саф күңелле аларда гүзәл яшьлекнең бөреләнә генә башлавын күрү күңелләрне нечкәртте.

Балаларның җырга-биюгә сәләтләрен ачуга, туган телне өйрәнүгә дә булышлык итүче бу чара белән барлык сыйныф укучылары да гимназия сәхнәсенә чыгачак. Әлбәттә, бүгенгесе шикелле, укытучыларның иҗади хезмәте, тырышлыгы белән.

Нинди шатлык, татар гимназиясендә чын татар яшьләре үсә.

 

Аулак өйдә шундый күңелле!
Аулак өйдә шундый күңелле!
Аулак өйдә шундый күңелле!
Аулак өйдә шундый күңелле!
Аулак өйдә шундый күңелле!
Аулак өйдә шундый күңелле!
Автор:Зәйфә Салихова.
Читайте нас: