Барлык яңалыклар
Новости
15 декабрь 2022, 10:25

Мәтәүбаш халкы балалар мәйданчыгы өчен

Мәтәүбаш авылында Урындагы башлангычларны хуплау программасында ( ППМИ) катнашу җәһәтеннән авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең җыелышы булды.

Мәтәүбаш халкы балалар мәйданчыгы өчен
Мәтәүбаш халкы балалар мәйданчыгы өчен

Авыл биләмәсе башлыгы Нәзир Гайсин авыл халкының бу программада инде катнашуын, аның ярдәмендә авылны төзекләндерү мәсьәләсе хәл ителүен билгеләде. Нәзир Мөнир улы программада катнашу тәртибе, бу проектта өлешчә катнашу күләме хакында сөйләде.

Җыелышка килгәннәр авылның социаль инфраструктурасын үстерү җәһәтеннән тәкъдимнәр керттеләр.  Алар арасында – балалар өчен уен мәйданчыгы төзү.

Мондый мәйданчык булдыру нәтиҗәсендә Мәтәүбаш авылында берничә мөһим проблема хәл ителер дип уйлыйбыз: балаларның ялын оештыру, тормыш һәм саулык хәвефсезлеге мәсьәләләрен чишү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Мәктәп укучылары белән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр фикер алышудан читтә  калмады. Алар “Минем хыялымда балалар мәйданчыгы” темасына иҗади эшләр күргәзмәсендә катнашты. Укытучы И. В. Борисова җитәкчелегендә укучылар авыл халкы алдында чыгыш ясап, хыялларын да  сөйләделәр.

Мәтәүбаш авыл биләмәсе  халкы киләсе елдагы конкурста җиңүгә өмет итә. Уңышлы катнашу һәм җиңү, һичшиксез, халыкның активлыгына бәйле.

 – Программада катнашу – яхшы, кирәкле эш,  дип исәплиләр башлангычны хуплаучылар..

Бу хакта редакциягә укытучы Раушания Гайсина язып җибәрде.

Мәтәүбаш халкы балалар мәйданчыгы өчен
Мәтәүбаш халкы балалар мәйданчыгы өчен
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: