Новости
16 Декабря 2022, 08:00

Санкт-Петербургта «Без – 41нче ел балалары» фильмының премьерасы була

Санкт-Петербургта «Без - 41нче ел балалары» фильмының премьерасы була. Ул сугыш елларында Татарстанның 14-15 яшьлек яшүсмерләренең педагогика училищесында укуы турындагы тарихка багышланган. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Санкт-Петербургта «Без – 41нче ел балалары» фильмының премьерасы булаСанкт-Петербургта «Без – 41нче ел балалары» фильмының премьерасы була
Санкт-Петербургта «Без – 41нче ел балалары» фильмының премьерасы була

Фильмның режиссеры – Әмир Галиәскаров, сценарийның авторы - Әлфирә Мәһдиева, продюсер – Миләүшә Айтуганова. Кино халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең шул ук исемдәге повесте буенча төшерелгән.

Киноның бер өлеше язучының туган ягы Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында төшерелде. Анда уйнаучы актерларның күбесе Казан театр училищесын тәмамлаучылар һәм студентлар иде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас