Барлык яңалыклар
Новости
19 декабрь 2022, 09:47

Балалар бакчасы өчен түләүләр үзгәрә

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве күләме үзгәрәчәк.

Балалар бакчасы өчен түләүләр үзгәрә
Балалар бакчасы өчен түләүләр үзгәрә

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда баланы тәрбияләгән һәм караган өчен айлык ата-аналар түләве күләме артачак. Республика мәгариф министры Айбулат Хаҗин боерыгы буенча, бу сумма 1937 сум 40 тиен тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда айлык түләү 1819 сум 13 тиен күләмендә билгеләнгән иде.

Билгеле булуынча, Русия җитәкчесе Владимир Путин Президент каршындагы Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары буенча совет утырышында 2023 ел азагына чаклы 3 яшькә кадәрге барлык балалар да яследә урыннар белән тәэмин ителәчәк, дип белдерде.


Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: