Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2022, 09:45

“Дуслык” вокаль ансамбле - әфарин!

Уфа “Нур” дәүләт татар театрында “Азамат-2022” Башкортстан халыкларының  X республика яшьләре сәнгать фестивале узды.

“Дуслык” вокаль ансамбле -  әфарин!
“Дуслык” вокаль ансамбле - әфарин!

Конкурс шартлары буенча фестивальдә репертуарында Башкортстан республикасында яшәгән халыкларның сәнгать әсәрләре булган иҗади коллективлар катнашты.

“Урал батыр” милли-мәдәни үзәге каршындагы “Дуслык” вокаль ансамбле кызлары рус, татар һәм башкорт телләрендә җырлар башкардылар һәм “Күмәк вокал.Кече яшь төркеме” номинациясендә I дәрәҗә диплом яуладылар. “Соло вокал. Өлкән яшь төркеме” номинациясендә I дәрәҗә дипломга, “Соло вокал. Кече яшь төркеме” номинациясендә III дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

Ансамбльнең барлык кызларын, Камилла Галимованы, Юлия Начарованы һәм җитәкчеләре Нәзирә Фәрхетдинованы котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! ӘФАРИН!

“Дуслык” вокаль ансамбле -  әфарин!
“Дуслык” вокаль ансамбле -  әфарин!
“Дуслык” вокаль ансамбле -  әфарин!
“Дуслык” вокаль ансамбле - әфарин!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: