Новости
20 Декабря 2022, 04:43

Гыйнвар өчен пенсия вакытыннан алда таратыла – Русиянең Хезмәт министрлыгы

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан пенсионерларга гыйнвар ае өчен акча вакытыннан алда таратыла. Пенсияне банкта алган очракта исә декабрьнең соңгы көннәрендә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гыйнвар өчен пенсия вакытыннан алда таратыла  – Русиянең Хезмәт министрлыгыГыйнвар өчен пенсия вакытыннан алда таратыла  – Русиянең Хезмәт министрлыгы
Гыйнвар өчен пенсия вакытыннан алда таратыла – Русиянең Хезмәт министрлыгы

Ә почта хезмәтләре акчаны гадәттәгечә 3 гыйнвардан тарата башлый. Бу хакта Русиянең хезмәт министры Антон Котяков президент Владимир Путинга докладында хәбәр итте.

Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, киләсе елдан пенсия Русиянең социал фонды аша түләнә. Акчаны тарату көннәре элеккечә кала. Мәсәлән, моңа кадәр айның 5 нче көнендә пенсия алганнарга арытаба та шул көндә түләнә.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас