Новости
21 Декабря 2022, 05:30

Республика Хөкүмәте махсус операциядә катнашучыларның балаларын шифаханәләрдә бушлай ял иттерү тәртибен раслады

Башкортстан  Хөкүмәте махсус операциядә катнашучыларның балаларын шифаханәләрдә һәм башка савыктыру оешмаларында бушлай ял иттерү тәртибен раслады. Тиешле карарга республика премер-министры Андрей Назаров кул куйган.

title
Республика Хөкүмәте махсус операциядә катнашучыларның балаларын шифаханәләрдә бушлай ял иттерү тәртибен расладыРеспублика Хөкүмәте махсус операциядә катнашучыларның балаларын шифаханәләрдә бушлай ял иттерү тәртибен раслады
Республика Хөкүмәте махсус операциядә катнашучыларның балаларын шифаханәләрдә бушлай ял иттерү тәртибен раслады

Рәсми документтан күренүенчә, юллама белән ирекле баталон яугирләренең һәм өлешчә мобилизация чикләрендә чакырылганнарның 15 яшкә кадәрге балалары файдалана ала.

Ярдәм чарасын алу өчен гариза, ата-ананың яки опекунның паспорты, баланың туу турында таныклыгы, укыган урыннан  һәм хәрби статусны раслаган белешмәләр кирәк.

Путевка елына бер тапкыр бирелә.

Моннан алда “Башинформ” 2023 елда Башкортстаннан махсус операциядә катнашучыларның шифаханә-курорт ялына 100 миллион сумга якын бүленүе хакында хәбәр иткән иде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас