Барлык яңалыклар
Новости
22 декабрь 2022, 11:05

Уфада Муса Гәрәев исемендәге сквер булачак

Уфада Дан бульварындагы сквер ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртәчәк.

Уфада Муса Гәрәев исемендәге сквер булачак
Уфада Муса Гәрәев исемендәге сквер булачак

Утырышта Уфа  шәһәре Советы депутатлары тиешле карар кабул итте. Аларга шундый тәкъдим белән шәһәр мэры Ратмир Мәүлиев мөрәҗәгать итте.

Хәзер ял зонасында шәһәрнең 450 еллыгына һәм Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган колачлы реконструкция бара.

Яңартылган бульварда  җәяүлеләр өчен мәйдан, тротуарлар һәм киң җәяүлеләр өчен киң  юллар, балаларга  таганнар, спорт зонасы, киосклар булачак.  Ике яктан да ишегалларында балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылачак. Тәртипне  27 видеокамера ярдәмендә күзәтәчәкләр, 57 эскәмия урнаштыру, 10 төп юкә һәм 2900 төп куак утырту, 4,5 мең квадрат метрдан артык газон җәю күз уңында тотыла.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: