Яраткан җиде шагыйрәбез тамашачылар игътибарына шигырьләрен тәкъдим иттеләр, аларның сүзләренә язылган моңлы, дәртле җырлар да яңгырады.
Елдан-ел күркәмрәк, сыйфатлырак уздырылып килүче бу затлы кичә туган телебезнең байлыгына, шигърилегенә, җырларыбызның моңына сокландыра, күңелләрне рухи баета гына түгел, арабызда күпме талантлар барлыгын ачыклый, аларның иҗат канатларын ныгыта. Рәхмәт сиңа, Шигырь!
***
Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере –
Туган җирдәй җылы, ягымлы.
Әнкәм назы булып иркәли дә
Оныттыра әрнү чагыңны.
Шагыйрәләр сүзе –җиһан сере –
Кылдан нечкә, үткен кылычтан.
Соңгы сулыш алган өметеңне
Әйләндерә чыдам корычка.
Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере –
Моңнан, хистән, утлы ялкыннан.
Ташка түгел, яшәү көче булып
Халкым йөрәгенә язылган.