

Һава торышының көйсез булына бәйле бу көннәрдә энргетиклар көчәйтелгән эш тәртибенә күчтеләр. Еш кына чыбыкларга бозлы кар сырышуы аркасында электр линияләре өзелә. “Бәләбәй шәһәре электр челтәрләре”нең диспетчер хезмәте хезмәткәрләре кулланучылар шылтырату белән эшкә тотыналар һәм авария хәлләрен бетерер өчен тиешле чаралар күрәләр. Хәлнең нинди булына карап, урынга электромонтерларның линия һәм оператив бригадасы чыга.
Фотода: оператив -диспетчер хезмәте начальнигы Виктор Сорокин белән инженер-диспетчер Юрий Калузанов.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотолары.