Барлык яңалыклар
Новости
1 гыйнвар 2023, 08:00

Республикада яңа ел бәйрәмнәрендә янгынга каршы махсус режим кертелә

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров 26 декабрьдә хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә 2022 елның 31 декабреннән 2023 елның 10 гыйнварына кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертергә тәкъдим итте.

Республикада яңа ел бәйрәмнәрендә янгынга каршы махсус  режим кертелә
Республикада яңа ел бәйрәмнәрендә янгынга каршы махсус режим кертелә

Радий Хәбиров моның нигә кирәклеген сорады.

“Бу безгә янгыннар санын киметергә мөмкинлек бирергә тиеш”, – диде Фәрит Гомәров.

Республика җитәкчесе тәкъдимне хуплады. Шушы көннәрдә тиешле күрсәтмә басылып чыгарга тиеш.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: