“Якташыбыз Владимир Павлович Овчинниковның чыгышын кем һич югы бер тапкыр тыңлый, бу могҗизаны ул гомергә исендә калдыра. Аны шыгрым тулы залда безнең Бәләбәйдә дә тыңлаганда шундый тынлык иде, гүя залда беркем юк шикелле тоелды. Маэстро рояль мөмкинлекләреннән шулкадәр оста файдаланды ки, тамашачылар пианистның уйнау энергетикасы әсирлегендә калдылар – әле чак ишетелгән аккордлар, әле куәтле кыңгыраулар тавышы ... Чын мәгънәсендә, үзеңнең кайдалыгыңны да онытасың. Иң югары класслы һәм бөтен дөньяга билгеле пианист Владимир Овчинниковның, безнең шәһәр егетенең “корольләрчә” гадилеге таң калдырды”.
“ Музыка тынды...Әмма ләкин хыялый күңел әле генә узган сихри мизгелләрнең моңсу матурлыгына сокланып, һаман булса аның чыңына әйләнеп кайта... Дулкын-дулкын уйлар йөгерә. ”Нинди мөлаем һәм зыялы гадилек! Күпме ихласлык һәм әйтеп аңлата алмаслык зәвыклы осталык! – әлеге искиткеч пианистның уйнавы турында газеталар шулай язды.