

2022 елда Башкортстан урманчылары 3,5 тонна урман үсемлекләре орлыклары әзерләгәннәр, шул исәптән 2 тонна нарат, 560 кг себер чыршысы, 100 кг юкә орлыгы һ.б.
– Орлыклар әзерләү – катлаулы эш. Бу хезмәт тик кул белән генә башкарыла, чөнки агачка зыян китермичә күркә җыярга сәләтле машиналар юк. Аннары бөтен шишкалар да яраклы түгел, авырулардан, корткычлардан зыян күрмәгән һәм быел җитлеккәннәрен генә җыярга кирәк, – дип аңлата Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов. – Аннары эшнең икенче этабы башлана – уңайлы шартларда киптерү, шуннан күркәләр ачыла... Орлыкларның әзер партияләре, чәчәргә ярарлык сыйфатларын ачыклар өчен, республиканың Урманны саклау үзәгенә җибәрелә.
Билгеләп үтик, орлыклар бик җиңел. 1 тонна нарат күркәсеннән 10 гына кг орлык чыга, нибары 1 процент.