Барлык яңалыклар
Новости
6 гыйнвар 2023, 13:00

Башкортстанда помидор һәм кыяр үстерү комплексы төзелә

Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы “Бәләбәй” сәүдә комплексы” җәмгыятен “Бәләбәй” елдам социаль-иктисади үсеш биләмәсе резидентлары реестрына кертте.

Башкортстанда помидор һәм кыяр үстерү комплексы төзелә
Башкортстанда помидор һәм кыяр үстерү комплексы төзелә

Компания Бәләбәйдә помидор һәм кыяр үстерү буенча теплица комплексы төзелешенә 350 миилион сумнан артык инвестиция салырга ниятли. Бу хакта Башкортстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комплексның мәйданы  –  бер гектарга якын. Теплица хуҗалыгының еллык проект куәте – 2 200 тонна продукция. 2026 елда шушы куәткә чыгу, 24 эш урыны булдыру күзаллана.

Автор:Зайфа Салихова
Читайте нас: