Барлык яңалыклар
Новости
9 гыйнвар 2023, 10:09

– 42 градуска кадәрге салкыннар дәвам итә

Көннәрнең кайчан җылыта башлавы да билгеле.

– 42 градуска кадәрге салкыннар дәвам итә
– 42 градуска кадәрге салкыннар дәвам итә

Башкортстанга Раштуа салкыннары килде. Синоптиклар кисәткәнчә, 7сеннән 8 гыйнвар төнендә  республиканың төньяк  районнарында термометр баганалары минус 40 градус тамгасын узып киткән.

Әйтик, “Башгидрометүзәк”нең һава торышы картасы мәгълүматлары буенча, кичә –  8 гыйнвар көнне иртәнге 8дә Караидел станциясендә -41 градус теркәлгән. Архангель һәм Иглин районнарында да шундый ук салкын һава торышы күзәтелгән. Анда термометр баганалары -39 градус күрсәткән.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген һәм алдагы көннәрдә республикада һава температурасы -40...-42 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин.

Синоптиклар фаразлавынча, бу атнаның икенче яртысында салкыннар кими башлаячак, республиканың күпчелек районнарында кар явачак.

Елена Петрова фотосы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: