

Көчле салкыннар гадәттәгечә коммуналь хезмәтләрнең җитешсезлекләрен ача һәм тиз арада аларны бетерергә мәҗбүр итә. Бүген, 9 гыйнвар иртәсе, хәвефле хәбәрдән башланды – Үзәк мәдәният сарае районында су торбасы тишелгән һәм Интернациональ урамы буйлап су ага башлаган.
– Бәләбәй су каналы хезмәткәрләре аварияны бетерү өстендә эшли һәм кичкә аны төгәлләмәкче. Кулланучыларга су бирү дәвам итә, – дип хәлгә ачыклык кертте Бәләбәй шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Ринат Еникеев.
Коммуналь аварияны бетерүгә тракторчылар һүм экскаваторчылар җәлеп ителгән, мондый суыкта алар тишелгән урынны тизрәк табарга тырыша. Шәһәр тормышын тәэмин итүче хезмәтләр кулланучыларны җылылык, ут һәм су белән өзеклексез тәэмин итәр өчен көчәйтелгән режимда эшли, дип хәбәр иттеләр шәһәр хакимиятеннән.
Римма Солтанова материалы буенча.
Елена Петрова фотосы.