Шулай итеп, 1 гыйнвардан страховка пенсияләре тагын 4,8 %, яшәү минимумы – 3,3 %, ә хезмәткә түләүнең минималь күләме 6,3 % артты.
2023 елның гыйнварыннан эшләмәгән гражданнар өчен картлык буенча страховка пенсиясенең уртача күләме 21 864 сум була.
Башкортстанда җан башына яшәү минимумы – 12 650 сум, эшкә сәләтле халыкка – 13 789 сум, пенсионерларга – 11 990 сум, балаларга – 12 271 сум.
Минималь эш хакы күләме 16 242 сумга җитте. Башкортстанда район коэффициенты (1,15) белән бергo МРОТ – 18 678,3 сум.
2023-2025 елларга Башкортстанга минималь эш хакы турында социаль партрнерлык яклары кул куйган килешүгә ярашлы, 2023 елның 1гыйнварыннан республиканың бюджеттан тыш өлкә хезмәткәрләренә – 19 743 сум, ә бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә 18 678 сум күләмендә минималь эш хакы билгеләнә. Башкортстанда бюджеттан тыш хезмәткәрләрнең минималь эш хакы – 12,3%, ә бюджет хезмәткәрләренеке 6,3 % арта.