Новости
12 Января 2023, 05:01

Бергә булдык, бүген дә бергә!

“Бәләбәй хәбәрләре” газетасы халкыбызга хезмәт итүен дәвам итә. Яңа, 2023 елда ул 405 өйгә килә башлый

Добавить в предпочтительные источники Google
Бергә булдык, бүген дә бергә!Бергә булдык, бүген дә бергә!
Бергә булдык, бүген дә бергә!

Ә аны укучылар, әлбәттә, тагын да күбрәк булачак, гаиләдә өч кенә кеше булса да, укучылар меңнән дә артып китә ич. Димәк, байтак кеше шәһәр-район яңалыкларын, яшәүнең төрле өлкәләренә кагылган башка мәкаләләрне, лаеклы кешеләр, милләттәшләребез турында язмаларны һ.б. туган телдә укыячак. Нинди сөенечле хәл!

Яшереп торасы юк, бүгенге интернет, кулда кәттә телефон  заманында тираж  җыю җиңел түгел, аеруча милли басмаларга. Хәер, бу хәл барлык гәзит-журналларга да кагыла...  Шуны аңлап, 105 яшьлек газетабызның тиражын югалтмау өчен тырышлык салган,  спонсорлык ярдәме күрсәткән милләттәшләргә рәхмәтле булып, исемләп үтү һич тә артык булмас. Беренче чиратта, ул Бәләбәй татар гимназиясе коллективы, шулай ук укучыларның ата-аналары ( уку оешмасы җитәкчесе Дамир Фәнис улы Хабибрахманов), алар барлыгы 60 данә газетага язылды. Әйткәндәй, гимназия коллективы һәр елда  газетага дәррәү язылып, безнең белән тыгыз бәйләнештә  булып, басманы яшәтүгә зур өлеш кертә.

Русия Федерациясенең почетлы энергетигы, Радужный шәһәрендә яшәүче (тумышы белән Берек-Алга авылыннан) Рәсим Мусинга да бик рәхмәтлебез . Чаралар уздыруда, гомумән, күп  җәһәттән ярдәмгә килүче Рәсим Тимербай улы  23 данә газетага яздыру өчен спонсорлык ярдәме күрсәтте. Бу урында милләттәшебез Рәфис Хасановны телгә алу урынлы булыр. Нәкъ ул авылдашы Рәсим Мусин белән  бәйләнешкә чыкты. Әйткәндәй, Рәфис  Хасанов  декабрьдә Башкортстан һәм Русия  Язучылар берлегенә кабул ителде, чын күңелдән котлыйбыз!

Һәрвакыттагыча, милләттәшебез, “Белпром” җәмгыяте җитәкчесе Шамил Шәмсетдинов  ярдәмгә килде, 10 данә басмага яздырды. Бәләбәй тарихи мәчетенә йөрүчеләр быел 18 данә газета алачак, монда мөселман кардәшләр арасында агарту эше алып барган милләттәшләребез Мәрьям белән Нурмөхәммәт Хөсәеновларның исем-шәрифләрен күрсәтү дөрес булыр. Татар иле, гомумән, усал һәм гүзәл тормыш нәкъ әле саналып киткән уллары һәм кызлары кебек гамьлеләргә таяна да инде.

Мәсьәләгә аңлап караган, туганнары, якыннары арасында аңлату эшләре алып барган, газетага язылырга өндәгән һәркемгә, шулай ук һәр санын укучыларга китереп җиткергән почта хезмәткәрләренә  рәхмәтлебез без. Басманың тугры дусларына, искәртеп торуны кирәк тә тапмаган, аны озак еллар алдырып килгән фикердәшләргә аерым рәхмәт!

Ничек кенә булмасын, почта тартмасыннан алып, типография исе бетеп тә өлгермәгән яңа басманың  битләренә күз йөгертеп алу, үз телеңдә язылган мәкаләләрне уку –  үзе бер рәхәтлек. Үз басмаңның сулышын, яшәвен тою – үзе бер шатлык. Шул рәхәтлектән, шул шатлыктан үзебезне мәхрүм итмәсәк, туган телебезгә, үз басмабызга киләчәктә дә хөрмәт күрсәтсәк иде. Ә бүген без бергә! Рәхмәт яугыры!

Автор: Зәйфә Салихова.

Фотоларда: Бәләбәй татар гимназиясе укучылары “Бәләбәй хәбәрләре” газетасының яңа саны белән таныша.

Люзия Фәттахова фотолары.

Бергә булдык, бүген дә бергә!
Бергә булдык, бүген дә бергә!
Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас