Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар 2023, 15:59

Афәрин, кызлар!

Туган телләр буенча республика олимпиадасында безнең укучылар – җиңүчеләр исәбендә!

Афәрин, кызлар!
Афәрин, кызлар!

12-13 гыйнварда Г. Әлмөхәмәтов исемендәге республика гимназия-интернаты базасында Башкортстан Республикасының гомум белем бирү оешмаларының 9-11 нче сыйныфлар укучылары арасында туган телләр буенча (татар, чуваш, мари, удмурт) республика олимпиадасы узды.

Бүген, 13 гыйнварда олимпиаданы ябу тантанасы булды.

Бәләбәй татар гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары Самира Ширинова белән Гүзәл Билалова барлык биремнәрне дә лаеклы үтәп, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында призлы урыннар яуладылар. Алар Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр. Призерларны уңышка ирешүләре белән котлыйбыз!

Республика кимәлендәге зур бәйгедә катнашу тәҗрибәсе укучыларны күп нәрсәгә өйрәткәндер, дип ышанабыз. Ирешелгәннәрдә туктап калмауларын, яңадан-яңа уңышлар телибез!

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Мөнир кызы Гыйззәтуллинага ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Аның белеме, сабырлыгы, хезмәтен һәм балаларны яратуы – гимназия укучыларының уңышка ирешү нигезе.

Светлана Гәрәева,
Бәләбәй шәһәр- район мәгариф идарәсе белгече.

Афәрин, кызлар!
Афәрин, кызлар!
Афәрин, кызлар!
Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: