Новости
13 Января 2023, 06:00

Ватан турында сөю һәм фән теле белән

Ел саен Бәләбәй районы мәктәп укучылары “Минем Туган җирем: табигать, мәдәният, этнос” Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында катнашалар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ватан турында сөю һәм фән теле беләнВатан турында сөю һәм фән теле белән
Ватан турында сөю һәм фән теле белән

Конкурс БР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Республика экология-биология үзәге тарафыннан мәгариф һәм экология өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Конкурсның сайлап алу этабына Башкортстанның 31 муниципаль берәмлегеннән 130 уку-тикшеренү һәм иҗади эш килгән, шулардан 58 эш жюри әгъзалары алдында яклауга лаек булган.

2022  елда яшь бәләбәйлеләрнең чыгышлары аеруча  уңышлы – бер җиңүче һәм өч призер бөтен таләпләргә туры килгән  үз эшләрен төрле номинацияләрдә яклауга ирешкәннәр.

“Экожурналистика” номинациясендә Приют поселогының 5 нче мәктәп укучысы Әминә Хөснетдинова  бронза  призеры булды (җитәкчесе Ирина Вәлиева).

Икенче урын Софья Черенцовада (җитәкчесеТатьяна Никитина),  ул Бәләбәй шәһәренең 1 нче санлы мәктәбеннән.

“Экогид” номинациясендә икенче урынны Дамир Иксанов яулады ( җитәкчесе Ирина Паршуткина).

“Экотрадицияләр” номинациясендә Бәләбәй татар гимназиясе укучысы Диана Мөхәмәтгалиева җиңүче булды (җитәкчесе Эльвира Хакимуллина).

 

Автор:Гөлнара Мурзина мәкаләсе  буенча.
Читайте нас