Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2023, 09:00

Русиядә хәрби хезмәткә чакырылу яшен яз арттырулары ихтимал

2022 елның декабрендә Русиядә чакырылу яшен арттырырга тәкъдим ителгән кампанияның быел яз башлануы мөмкин. Бу хакта “Парламентская газета” басмасына Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты рәисе Картаполов хәбәр итте.

Русиядә хәрби хезмәткә чакырылу яшен яз арттырулары ихтимал
Русиядә хәрби хезмәткә чакырылу яшен яз арттырулары ихтимал

Аның әйтүенчә, хезмәткә чакырылу яшен арттыру процессы этаплап башкарыла. Яңа системага тулысынча күчү өчен берничә ел кирәк булуы мөмкин. Гамәлдәге канунияткә бик күп төзәтмәләр кертү таләп ителә.

“Башинформ” хәбәр иткәнчә, 2022 елның декабрендә Русиянең оборона министры Сергей Шойгу Русиядә гражданнарның хәрби хезмәткә чакырылу яшен 18дән 21 яшькә кадәр этаплап арттырырга, һәм чиген 27дән 30 яшькәчә күтәрергә җыенуларын белдергән иде.

Русия Президенты Владимир Путин бу тәкъдимнәрне хуплады.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: