Парламентарийлар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә сайлаучыларга үзләренең эше һәм Дәүләт Җыелышы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирергә бурычлы.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, социаль челтәрдә эшләүне заман үзе таләп итә.
“Хәзер күпләр яңалыкларны да социаль челтәрдән белә. Дәүләт Җыелышының үз аккаунтлары бар, ләкин властьның вәкаләтле органында һәр депутат гражданнар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булып тора. Шуңа бәйле депутатларның социаль челтәрләрдә сәхифә алып бару бурычын кануни яктан беркеттек. Төп эш урыны буенча билгеле чикләүләре булганнарга, мәсәлән, оборона- сәнәгать комплесында эшләгән депутатларга бу кагылмый, – диде Константин Толкачев.