Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар 2023, 14:42

“Газетасыз тора алмыйм”

Гомер буе район-шәһәр басмасын алдыручы хезмәт ветераны Рәшит Әхмәт улы шулай ди.

“Газетасыз тора алмыйм”
“Газетасыз тора алмыйм”

Газетаның үткән санында (№1, 13 гыйнвар)  2023 елның беренче ярты еллыгына  “Бәләбәй хәбәрләре”нә язылучылар арасында призлар уйнатылуы турында язган идек. Бүген исә призларын алырга килгән гәзит укучыларыбыз – чын дусларбыз  белән редакциядә күңелле очрашу булды.

 – Мин газетасыз яши алмыйм, – дип сөйли гомере буе рус һәм татар телләрендә басмалар алдыручы Рәшит Төхвәтуллин. Тумышым белән Тузлыкуш авылыннан, кечкенәдән газета укып үскән бала. Мәктәптә укыган елларда үзем дә мәктәп тормышыннан кечкенә мәкаләләр яза идем. Заманында беркадәр Бишбүләк районында газета редакциясендә эшләргә дә туры килде. Шунлыктан бу хезмәтнең  җаваплы, җиңел түгел икәнен дә беләм.

Бик озак еллар газетаның русчасына язылдым, район һәм шәһәр тормышын, сулышын белми торып, ничек яшәмәк кирәк. Инде өченче ел татарчасын  – “Бәләбәй хәбәрләре”н алдырам. Басма ошый, лаеклы кешеләр, авыл тормышы турында мәкаләләр, иҗади әйберләр – хикәяләр һ.б. укырга яратам. Фоторәсемнәр игътибарымны җәлеп итә.

Ә призга килгәндә, кара син, шундый заманча чаналар да бар икән. Ул 7 яшьлек оныкачым Самирага бүләк булыр, рәхәтләнеп тау шусын. Самира  Приют эшчеләр поселогында 5 нче мәктәптә 1 нче сыйныфта укый.

Бик матур салат савыты откан гәзит укучыбыз Лилия Бикмөхәмәтова Бәләбәй шәһәренең 32 нче “Дуслык” балалар бакчасында 27 ел тәрбияче булып эшли. “Эшемне, балаларны бик  яратам”,  – ди ул.

– Газетаны озак еллар алдырып киләм. Үзем күбрәк рус телендә сөйләшсәм, аралашсам да, татарча укучы 78 яшьлек әниемә шундый бүләк ясыйм.  Ә редакция хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, сәламәтлек телим. Арытаба да газетага мотлак язылачакмын.

Өченче приз отучыбыз басмабызның чын дусты, таянычы милли җанлы Гөлфия Зиннәтуллина. Гаиләләре белән Бәләбәйдә яши башлаган 1990 нчы елдан ук “Бәләбәй хәбәрләрен” алдыра, элегрәк елларда ике телдәгесен дә алдырып килгән.

 – Басмада  көн яңалыклары, мәгълүматлар җитәрлек, уйланырлык әйберләр бар. Үз гәзитебез,  яратабыз, укыйбыз. Теләгем  милләттәшләргә: күбрәк язылсак, тиражны арттырсак иде.

Әйткәндәй, Гөлфия ханым – ел саен газетаны мәчеткә, якыннарына яздырып, спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләрен берсе.

Призына (чәйнүк) килгәндә, ихлас шатланып:

 – Гомер буе язылып килсәм дә, призлар уйнатуда беренче тапкыр катнаштым һәм оттым. Башкалар да активрак булсыннар,  шундый чараларда катнашсыннар иде, күңелле бит, – ди ул.

Редакциядә чын дусларыбыз белән очрашу якты хатирә булып калды. Газетабыз мөхәррире Светлана Вилдан кызы Шириня туган телебезне, үз гәзитебезне хөрмәт иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Екатерина Любимова фотосы

Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: