Новости
18 Января 2023, 04:56

Республикада торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия алу мөмкинлеге бар

Аз килемлеләр, хезмәт ветераннары, ишле гаиләләр һәм гражданнарың башка категорияләре коммуналь хезмәтләр өчен азрак түли алалар, дип белдерделәр Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республикада торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия алу мөмкинлеге барРеспубликада торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия алу мөмкинлеге бар
Республикада торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия алу мөмкинлеге бар

Башкортстанда субсидия  шундый түләве торак һәм коммуналь хезмәтләргә чыгымның рөхсәт ителгән максималь күләменнән югарырак булганнарга бирелә:

 – ишле һәм тулы булмаган гаиләләргә – 13%;

– ялгыз яшәгән 60 яше тулган ир-егетләргә һәм 55 яше тулган хатыннарга – 18%.

– 70 яшькә җиткән ялгыз өлкән кешеләргә – 16%;

 – башка категорияләргә  – 20%.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләр  турында тулырак мәгълүматны Башкортстанның Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге сайтында белергә мөмкин.

“Башинформ” буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас